Яр Чаллы шәһәре “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар Кинология үзәгенә экскурсиягә бардылар

2019 елның 9 июле, сишәмбе

Һөнәр сайлау һәрвакыт катлаулы, ә киләчәк хезмәт эшчәнлеге хайваннар белән даими аралашуны күз алдында тота икән, бу вазифа икеләтә җаваплы караш белән җентекләп уйланылган булырга тиеш. Шулай итеп, агымдагы елның 5 июлендә Яр Чаллы шәһәре “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар Яр Чаллы шәһәре буенча Эчке эшләр министрлыгының Кинология үзәгенә бардылар.

Экскурсовод – өлкән инспектор-кинолог Хәертдинова Гөлләрия Рөстәм кызы эт белгечлеге һәм кинологлар эше турында сөйләде, “кинолог” һөнәре буенча эшләү өчен сәләт кирәк, дип билгеләп үтте.

Балалар һәм аларның әти-әниләре этләрнең ничек итеп шартлаткыч матдәләрнең имитаторларын табуын, каршылыклар юлын узуын һәм белгечләрнең барлык биремнәрен үтәгәнен күзәттеләр. Моннан тыш, чарада катнашучылар өчен “Лесфорт” клубыннан дүрт аяклы тәрбияләнүчеләр цирк дрессировкасы элементларын күрсәттеләр. Яшь экскурсантлар немец овчаркаларының көчекләре һәм мөлаем лабрадор белән уйнадылар.

“Доверие” үзәге белгечләре тарафыннан оештырылган чарада социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе карамагындагы 21 кеше, шулай ук Яр Чаллы шәһәренең "Асылташ"  балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International