ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат - йортында «Бергә тату гаилә» дигән инновацион технология тормышка ашырыла. Бу атнада милли кием тарихы һәм үзенчәлекләре белән таныштылар.

Уен-ул балалар өчен иң кулай эшчәнлек төре, әйләнә-тирә дөньядан алган тәэсирләрне эшкәртү ысулы. Уенда баланың фикерләү һәм уйлап табу үзенчәлекләре, аның эмоциональлеге, активлыгы үсә, аралашуда булган ихтыяҗын канәгатьләндерә.

2019 елның 14 июлендә «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Дәүләтшина Н.И. балалар белән «Мойдодыр» мультфильмын карадылар.

    Максат: гигиена күнекмәләренә уңай мөнәсәбәт булдыру. Балаларда «Мойдодыр» мультфильмын карау аша гигиена процедураларының әһәмиятен һәм кирәклеген аңлау; сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен тәрбияләү.

15.07.2019е. тернәкләндерү үзәгендә “Астрада” “Җир безнең планетабыз” дигән  викторина булып узды.

Безнең балалар куркынычсызлыгы-өлкәннәр өчен аеруча мөһим бурыч.

    2019 елның 14 июлендә «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Дәүләтшина Н.И. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Без – җәяүлеләр»эстафетасы үткәрде.

    Эстафетаның максаты: юл билгеләре белемнәрен ныгыту, юлларда һәм җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында күзаллауны киңәйтү, логик фикерләүне, игътибар, дустанә мөнәсәбәтләрне үстерү.

Юбилей белән котлау. Яңа Чишмә районы.

 

Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында Сабантуй бәйрәме узды. Бәйрәмне директор Хусаинова Лилия Таhир кызы ачып җибәрде. Ачу тантанасыннан соң Сабантуйның күңел ачу өлеше башланды. Бәйрәм кунаклары – Тукай муниципаль районы мәдәният хезмәткәрләре, барысына да үз җырларын, яхшы кәеф бүләк иттеләр. Картлар йортында яшәүчеләр бәйрәмдә бик теләп катнаштылар. Төрле уеннар уйнадылар, җырладылар, биеделәр. Социаль хезмәтләр алучыларга бәйрәм бик ошады.

  

“Чирмешән муниципаль районында “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге” ДБУнең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм  күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, волонтерлар белән берлектә, физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны туган көннәре белән тәбриклиләр.


14
июль, 2019 ел
якшәмбе

14.07.2019 елда, «Кама таннары» приютында  балалар өчен тәрбиячеләр Нетребина Вера һәм Яковлев Михаил җирлектә «Диспетчерны урладылар»уенын оештырдылар. 


13
июль, 2019 ел
шимбә

2019 нчы елның 12 июнендә  Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатының «Шәфкатьлелек» бүлеге тәрбиячесе Яруллина Р.Р. «А. С. Пушкинның яраткан әкиятләре" дип исемләнгән рәсем конкурсын үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International