Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы “Тукай районының картлар һәм инвалидлар интернат-йорты” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе. Сабан туе.

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында Сабантуй бәйрәме узды. Бәйрәмне директор Хусаинова Лилия Таhир кызы ачып җибәрде. Ачу тантанасыннан соң Сабантуйның күңел ачу өлеше башланды. Бәйрәм кунаклары – Тукай муниципаль районы мәдәният хезмәткәрләре, барысына да үз җырларын, яхшы кәеф бүләк иттеләр. Картлар йортында яшәүчеләр бәйрәмдә бик теләп катнаштылар. Төрле уеннар уйнадылар, җырладылар, биеделәр. Социаль хезмәтләр алучыларга бәйрәм бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International