«Мойдодыр» мультсеансы

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

     2019 елның 14 июлендә «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Дәүләтшина Н.И. балалар белән «Мойдодыр» мультфильмын карадылар.

    Максат: гигиена күнекмәләренә уңай мөнәсәбәт булдыру. Балаларда «Мойдодыр» мультфильмын карау аша гигиена процедураларының әһәмиятен һәм кирәклеген аңлау; сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен тәрбияләү.

     Сеанс алдыннан Наилә Ильясовна балалар белән " Чисталык-сәламәтлек нигезе»дигән темага әңгәмә үткәрде. Балалар сорауларга җавап бирделәр.

Соңыннан барысы да кызыксынып мультфильм карадылар. Ә сеанстан соң балалар бердәм булып сабын белән кулларын һәм битләрен юарга киттеләр.

    Балалар һәрвакыт чиста һәм пөхтә булырга вәгъдә бирделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International