Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2018-2027 елларда илдә балачак еллары дип игълан итте, аның кысаларында яшь гаиләләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән кайбер инициативалар кертелде.
Бала туганда бер генә тапкыр бирелә торган түләү Республика матди ярдәм үзәгенә, бала туганнан соң алты айдан да соңармыйча мөрәҗәгать ителгән очракта гына күчерелә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан шулай ук, авылда өч елдан да ким яшәмәгән һәм 2018 елның гыйнварыннан бала тапкан яшь хатыннарга бер мәртәбә түләү карары кабул ителгән. Шулай итеп, беренче бала анасы 25 яшенә җитмәгән булса, аңарга 50 000 сум түләнә, әгәрдә ана 29 яшендә өченче баласын тапкан булса – аңарга 100 мең сум акча каралган.
Татарстанда беренче бала тапкан 989 яшь ана һәм өченче баласы туган 195 хатын-кыз 2019 елның 12 июльгә яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.
2019 нчы елның 3 нче июленнән 15 нче июленә кадәр Түбән Кама «Веста» үзәгендә хезмәт буенча инструктор Лариса Евстратьева социаль ярдәм күрсәтүдә торучы 6 – 12 яшьлек 22 бала арасында «Барысы да бергә булганда җан тыныч» дигән темага рәсем конкурсы оештырды.
Түбән Каманың «Веста» үзәгендә «Чәчтараш эше» хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында социаль ярдәм күрсәтелүче хатын-кызлар өчен «Хатын-кызларның чәчен кисү, кыска чәчләрне кисү технологиясе» дип аталаучы дәрес үткәрелде.
12 июль 2019 ел.Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр урманга җиләк-җимеш һәм дару үләннәре җыячаклар.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә
физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиянгирова «Сәламәтлек минуты» дигән викторина үткәрде.
Бүген безнең балалар гөмер белән танышуын дәвам иттеләр.
2019 елның 12 июлендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кама Тамагы муниципаль районындагы «Богородский рай» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Куйбышев исемендәге Затон шәһәр тибындагы поселогында күчмә чара үткәрделәр «Мәхәббәт белән җылытылган, һәрвакыт ныклы гаилә».
14 июль көнне приютта уеннар, уенчыклар, шарлар һәм бантиклар көне булды.
Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “ Ника” яшьләр клубы волонтерлары, «Ростресурс» инвалидларны тернәкләндерү академиясе вәкиле Алексей Мулеев ярдәмендә, «Без иминлек өчен» дигән интеллектуаль уен үткәрделәр.