Чирмешәндә «Иреклеләр-балаларга!» акциясе дәвам итә

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

“Чирмешән муниципаль районында “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге” ДБУнең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм  күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, волонтерлар белән берлектә, физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны туган көннәре белән тәбриклиләр. Безнең арада игелекле, мәрхәмәтле кешеләр бик күп һәм Чирмешән районы волонтерлары мөмкинлекләре чикләнгән балаларга бәхетле һәм шатлыклы мизгелләр бүләк итүне үз бурычлары дип саныйлар.

Шул көннәрдә " Иреклеләр – балаларга!" акциясендә катнашучылар Түбән Кәминкә авылына барып Илсаф Ибраһимовны унҗиде яшь тулган көне белән котладылар. Илсафның туган көне бүләкләргә бай булды: волонтер Галина Маркелова аны шарлар, торт белән сөендерде, ә өлкән апасы Алия көмеш цепочка-муенса бүләк итте. Илсаф  барысына да бик сөенде. Физик мөмкинлекләре чикләнгән егетнең тормышында бәйрәмнәр күп түгел шул.

Ә август аенда акциядә катнашучылар Иске Котыш авылына барырга ниятлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International