Юбилей белән котлау. Яңа Чишмә районы.
Яңа Чишмә муниципаль районы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә юбилярларны котлау дигән матур йола яшәп килә.
2019 елның 15 июлендә “Кайгырту” үзәге белгечләре социаль хезмәт алучы Валеев Габдрәшит Фатыйх улын 80-яшьлек юбилее белән котлап үттеләр.
Габдрәшит абый туган көнендә узенә шундый игътибарлык күрсәткәненә бик рәхмәтле булып калды, олы яшьтәге кешеләр өчен аларны хөрмәт итү, кадерләү, аларны онытмау аеруча мөһим.