Уенның максаты - балаларның ял итү эшчәнлеген, туризм һәм туган якны өйрәнү чаралары белән оештыру ярдэмендэ, балаларда яллары, сәламәтлекләре өчен кызыклы һәм файдалы итеп үткәрү омтылышларын формалаштыру булып тора. Уен барышында түбәндәге бурычлар үтәлде: җирлекләргә ориентлашу, компасны кулланыгра ойрэну, күзәтүчәнлекне, игътибарлылыкны үстерү, белемнәрне яңа ситуациядә куллана белү; бердәмлек, җаваплылык хислэрен арттыру, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү өчен уңай шартлар тудыру. Уеннын маршруты приюттан башланды, аннары урамнар буенча шәһәргэ, урманда, таулыклар булган жирлэрдэ дэвам итте, хэм Кама елгасы ярлары буенда тэмамланды. Ике сәгать сэяхэт дәвамында арыганлык хисе булуга карамастан, балалар картада билгеләнгән урынга шатланып килделәр.