Безнең балалар куркынычсызлыгы-өлкәннәр өчен аеруча мөһим бурыч.
2019 елның 14 июлендә «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Дәүләтшина Н.И. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Без – җәяүлеләр»эстафетасы үткәрде.
Эстафетаның максаты: юл билгеләре белемнәрен ныгыту, юлларда һәм җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында күзаллауны киңәйтү, логик фикерләүне, игътибар, дустанә мөнәсәбәтләрне үстерү.
Чара барышында балалар юлда һәм җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, юл билгеләре, светофор һәм аның сигналларын билгеләү турында белемнәрен ныгыттылар, табышмаклар чиштеләр, төрле уеннарда катнаштылар.
Нәтиҗәдә, балалар урамда һәм юлда үзләрен сакларга һәм игътибарлы булырга тиешлекләрен истә калдырдылар.