Бишек җыры - ана һәм бала аралашуының мөһим формасы булып тора. Чөнки бишек җыры мәхәббәт һәм наз китерә. Һәр бишек җырында бик күп йомшак һәм назлы тавышлар ишетелә. Балалар әниләренең карынында әлеге тавыш тембрына, якын кешеләренең йомшак тавышына өйрәнәләр.
«Аист көтәбез» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина 2019 нчы 12 нче июлендә социаль хезмәт алучы йөкле хатын-кызлар өчен «Бишек җырлары» дигән иҗади дәрес үткәрде. Максат: бишек җырлары белән танып-белү кызыксынуын үстерү, эмоциональ киеренкелекне төшерү.
Дәрес башында белгеч катнашучыларга бишек җырларының безнең тормыштан әкренләп юкка чыга башлавы турында сөйләде, ләкин алар йөклелек вакытында бик мөһим. Шул ук вакытта замана көнкүреше үзгәрсә дә, әхлакый яктан җырлар үз әһәмиятен югалтмады. Шигъри сүз дә бала өчен тәэсир итәргә сәләтле. Бишек җырлары ышаныч, бәладән саклану хисе уята, бала назда коена. Бишек җырларында бала биләгән урынның югары кыйммәте раслана, чөнки баланың психик яктан үсүе өчен бу дөньяда аның «Мин» биләгән урыны күрсәтелә – ул иң яхшысы, аның әнисе - иң яхшысы, ә иң якыны – аның йорты. Бишек җырлары наз, күңел күтәренкелеге, йомшарыну, тынычлану алып киләләр, борчуларны юкка чыгаралар. Әмма заманча әниләр бишек җырларын бик сирәк җырлыйлар. Шуңа күрә белгеч дәрестә катнашучыларга бу мәсьәләгә игътибар итәргә, бишек җырларын ешрак тыңларга һәм сабыйлары белән аралашырга киңәш итте.
Дәрес ахырында йөкле хатын-кызларга тынычлыкта бишек җырларын тыңларга - релаксация уздырырга тәкъдим ителде. Катнашучылар белгечкә кызыклы һәм танып-белү дәресе өчен рәхмәт белдерделәр һәм бишек җырларын өйрәнергә, аларны сабыйларына җырларга вәгъдә бирделәр.