Түбән Каманың "Веста" үзәгендә «Ишегалды уеннары» технологиясе кысаларында төркемле дәрес үткәрелде

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

Уен-ул балалар өчен иң кулай эшчәнлек төре, әйләнә-тирә дөньядан алган тәэсирләрне эшкәртү ысулы. Уенда баланың фикерләү һәм уйлап табу үзенчәлекләре, аның эмоциональлеге, активлыгы үсә, аралашуда булган ихтыяҗын канәгатьләндерә.

2019 нчы елның 12 нче июлендә Түбән Кама «Веста» үзәгендә балаларның җәйге ялын оештыру эше кысаларында социаль эш буенча белгеч Гөлнара Гизатуллина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 бала өчен «Ишегалды уеннары» технологиясе кысаларында төркемле дәрес үткәрде. Максат: игътибар, җитезлек, ихтыяр, ышаныч формалаштыру.

Дәрес башында белгеч балаларга «Штандер-стоп» дигән уенның килеп чыгу тарихы турында сөйләшергә тәкъдим итте.  Шулай итеп, балалар узган гасырда, Германиядә «Stand hier!» рус теленә тәрҗемә иткәндә «Монда тор” дигәнне аңлатучы уен барлыгын белделәр. Уен үзе «Штандер-стоп» дип аталучы туп белән уйный торган хәрәкәтчән уен. Аннан соң белгеч катнашучыларны уен кагыйдәләре һәм бурычлары белән таныштырды, балаларга уенның принцибын җиткерде, нәрсә эшләргә була, нәрсә кирәк һәм нәрсә тыелуын аңлатты. Соңыннан балалар белән бергә “Штандер-стоп» уенында уйнадылар.  Уен вакытында балалар аерым аралашу күнекмәләрен алдылар, эмоциональ һәм физик халәтләрен яхшырттылар.

Дәрес ахырында балалар кызыклы дәрес өчен белгечкә рәхмәт әйттеләр һәм үз дусларын бу уенга өйрәтергә вәгъдә бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International