"Дөньяда дуслыктан да кадерлерәк берни дә юк: тормыштан дуслыкны төшереп калдыру, дөньяны кояш яктысыннан мәхрүм итүгә тиң", - дип язган үз заманында Борынгы Рим философы Цицерон.
Шулай итеп, 30 июль көнне, “Халыкара Дуслык көнендә” Яр Чаллы шәһәре “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә социаль хезмәт алучы балалар һәм аларның ата-аналары өчен “Дуслык даирәсе” дигән чара узды.
2019 елның 31 июлендә «Наз» үзеге белгечләре тарафыннан участок эшчәнлеге кысаларында Чепья авыл җирлегендә «Минем каникулларым» дигән чара үткәрелде.
Өстәл уеннары өлкәннәр өчен күңелле вакыт үткәрү чарасы булып тора. Бигрәк тә мондый яңгырлы көннәрдә.
Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» гражданнарының тормыш сыйфатын күтәрү һәм системалы ярдәм итү программасын эшләү һәм федераль проектын тормышка ашыру кысаларында, 2019 елның 31 июлендә Балтач үзәк хастаханәсендә эшче төркемнең киңәйтелгән киңәшмәсе узды.
“Демография” милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында Балык Бистәсе районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк район халкына диспансер күзәтүен, онкологик авыруларны ачыклау, скрининг тикшерүләр үткәрү, аз хәрәкәтләнүче гражданнарга хезмәт күрсәтү, ихтыяҗ булганда планлы госпитализацияне үткәрү планлаштырыла.
2019 елның 1 августында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Җәрәхәтләр төрле була” дигән темага танып – белү әңгәмәсе булып узды.
2019елның 1 августында Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернаты “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Абдуллина Роза Әмир кызы тарафыннан пластилин әвәләү “Кунаклар өчен ризык әзерләү” дип исемләнгән чара үткәрелде.
"Әни+бәби" клубы кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина “Төсләрне өйрәнәбез: зәңгәр, кызыл, сары" дигән темага дәрес үткәрде.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Лариса Евстратьева социаль ярдәм күрсәтү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру эше буенча «Тегүчелек эше» хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты кысаларында «Пэчворк техникасында көнкүреш кулланылышындагы предметларны (урын-җир әйберләре, урындыклар һәм тегү машиналары өчен чехоллар) әзерләү» дигән темага чираттагы дәрес уздырды.
“Үзгәрешләр җиле” программасы кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге белгече Эльвира Нәфыйкова закон белән каршылыклары булган яшүсмерләр өчен “Без үзебезне хөрмәт итә беләбезме?” дип аталган дәрес уздырды.