Тикшеренүләр күрсәткәнчә, төсләрне кабул итү сәләте сабыйларда 2-3 айлык вакытта барлыкка килә. Балалар 2-3 яшькә җитеп, танып-белү кызыксынуы тугач кына төсләрне өйрәнә башларга мөмкин.
"Әни+бәби" клубы кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина “Төсләрне өйрәнәбез: зәңгәр, кызыл, сары" дигән темага дәрес үткәрде. Максат: балаларны төсләрне аерырга өйрәтү, әни һәм бала арасында конструктив хезмәттәшлек күнекмәләрен формалаштыру.
Дәрес башында педагог балаларга инде таныш булган төсләрне беркетергә мөмкинлек биргән уеннар тәкъдим итте. Балалар төсләр белән танышу өчен төрле кызыклы биремнәр үтәделәр: пластик шешәләрнең бөкесеннән чәчәк түтәлләрен җыйдылар, бауга кыстыргычлар ярдәмендә яулыклар элделәр. Дәреснең иҗади өлешендә махсус формочкалар ярдәмендә төрле төстәге тозлы камырдан фигуралар ясадылар. Балаларда ару-талу билгеләре булганда хезмәт буенча инструктор эшчәнлек төрен үзгәртте, музыкаль динамик пауза үткәрде.
Дәрес ахырында ата-аналарга балалар белән өй шартларында төсләрне өйрәнү буенча киңәшләр бирелде.