ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Лариса Евстратьева социаль ярдәм күрсәтү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру эше буенча «Тегүчелек эше» хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты кысаларында «Пэчворк техникасында көнкүреш кулланылышындагы предметларны (урын-җир әйберләре, урындыклар һәм тегү машиналары өчен чехоллар) әзерләү» дигән темага чираттагы дәрес уздырды.

“Үзгәрешләр җиле” программасы кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге белгече Эльвира Нәфыйкова закон белән каршылыклары булган яшүсмерләр өчен “Без үзебезне хөрмәт итә беләбезме?” дип аталган дәрес уздырды.

1 нче август 2019 нче ел, пәнҗешәмбе

     “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор  Мадина Хажарова социаль хезмәт  алучылар өчен “Хәрәкәт-ул тормыш” дигән темага чара үткәрде.

2019 елның  31  июлендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  “Мин һәм минем гәүдәм ” дигән темага әңгәмә үткәрелде.

2019 елның 27 июлендә Тукай районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучыларның өчесе Тукай  районы ветераннары делегациясе составында Болгар җирләренә сәяхәткә бардылар. Безнең ветераннарыбызга сәяхәт бик ошаган.  Алар Болгар җирләреннән якты матур  кичерешләрнең  зур багажы белән кайттылар.

Саба муниципаль районында урнашкан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр алдында матур һәм мавыктыргыч концерт программасы белән Олы Шыңар авыл клублары хезмәткәрләре чыгыш ясады. Үзләренең шигырьләре, җырлары белән катнашучылар эби-бабайларның берсен дә битараф калдырмадылар.

 


31
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Мамадыш муниципаль районының «Надежда» балалар һәм яшусмерләр өчен социаль приютында социаль педагог Ибрагимова Г.М. арт-терапия элементлары белән «Үз хисләребезне ясыйбыз» дигән дәрес үткәрде.

“Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре “Арт-терапия “Күңел бизәкләре”  технологиясен тормышка ашыра башладылар ,  аның максаты- өлкән кешенең тормыш белән кызыксынуны, уңай кәефен иҗат аша һәм җәлеп итү.

Нурлатның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекс үзәге карамагындагы өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар белән үзәк белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре тарафыннан 2019 елның 8 сентябрендә Дәүләт Советына депутатлар сайлауларын үткәрү турында мәгълүмат бирү буенча эш алып барыла.

2019 нче елның 22 нче июнь көнне “Югары Утар балалар йорты интернатында “ тәрбияче Шайхиева Елена җитәкчелеге буенча «Шифаһанә», «Даруханә» уеннары үткәрелде.

     Бу уенның максатлары:

  • уенда табиб һөнәре турындагы белемнәрен куллана алуларына ирешү.
  • әлеге намуслы хезмәткә кызыксыну,хөрмәт  уяту.
  • табиб һөнәренең бик мөһим һәм әһәмиятле икәненә төшендерү.
  • рольле диалог килеп чыгуына этәргеч ясау.
  • авыру кешегә ярдәм итәргә теләк булдыру,игътибарлылык һәм сабырлык формалаштыру,кызгану хисе тәрбияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International