«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Җәрәхәтләр төрле була ” дигән темага танып – белү әңгәмәсе булып узды

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

2019 елның  1 августында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  “Җәрәхәтләр төрле була” дигән темага танып – белү әңгәмәсе  булып узды.

Әңгәмәнең  максаты булып җәрәхәтләрнең төрлелеге һәм аларны ничек булдырмаска дигән максат куелды.

Әңгәмә фильм карау белән башланып китте. Чара барышында төрле ситуацияләр чишелде. Ахырдан нәтиҗә ясалды, куелган сорауларга җавап бирелде.

Әңгәмә бик кызык үтте. Анда 15 бала катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International