Өстәл уеннары өлкәннәр өчен күңелле вакыт үткәрү чарасы булып тора. Бигрәк тә мондый яңгырлы көннәрдә.
Бу көннәрдә интернатта яшәүчеләр арасында шашка ярышы булып узды. Бу дусларча ярышта кем шашка белән кызыксына, шулар катнашты. Ярышта катнашучылар өчен җиңү мөһим түгел, вакытны эчтәлекле итеп үткәрү иде. Турнир вакыты сизелмичә дә үтеп китте. Барлык катнашучылар позитив хис, яхшы кәеф алдылар.