Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» гражданнарының тормыш сыйфатын күтәрү һәм системалы ярдәм итү программасын эшләү һәм федераль проектын тормышка ашыру кысаларында, 2019 елның 31 июлендә Балтач үзәк хастаханәсендә эшче төркемнең киңәйтелгән киңәшмәсе узды.
Киңәшмәдә хастаханәнең табиблары, социаль яклау бүлеге башлыгы, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры һәм бүлек мөдире катнаштылар. Очрашуда 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне районның медицина оешмаларына илтүне оештыру, кирәкле документлар әзерләү һәм халыкка массакүләм мәгълүмат чаралары аша хәбәр итү мәсьәләләре каралды.