ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министырлыгының “Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү  комплекслы үзәк” дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә социаль хезмәткәрләр өчен «Демография» милли проектының “Өлкән буын” проектын гамәлгә ашыру уңаеннан  “Озак вакытлы карау системасы һәм кинестетика» темасына укулар үткәрелде.  Төп максат-өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар тормышын лаеклы шартларда саклап калу һәм, мөмкинлекләренә карап, аларны актив тормышка кайтару.

Бөгелмәнең «Радуга» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Галина Артеполихина балаларны тәрбияләүдә һәм үстерүдә психологик – педагогик компетентлыкны күтәрү максатыннан социаль хезмәтләр алучы ата-аналар белән тренинг элементлары белән төркемле дәрес үткәрде.

Минзәлә муниципаль районының «Тургай» социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен күп шартлар тудырыла. Алар үз сәләтләрен тормышка ашыра алсыннар өчен алдагы тормышларында кирәк булырдай кул эшләре белән шөгыльләнәләр. Балалар күп кенә түгәрәкләрдә катнашалар.

Балигъ булмаганнар арасында мәрхәмәтсез карашны кисәтү эше кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге психологы Наталья Емельянова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 бала өчен “Коралсыз узыш” дип аталган темага дәрес үткәрде.

1 август көнне «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары С. В. Тимаков рәислегендә, «ЛМР» Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В. В. Друк, «Лениногорск РҮХ» баш табибы Р. С. Кобзарев, «ЛМРДА «социаль хезмәт күрсәтү үзәге» директоры Е. И. Әхмәдҗанова, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары, фельдшерлар һәм социаль хезмәткәрләр катнашында эшлекле киңәшмә утте. 2019 елда авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына илтүне оештыру мәсьәләсе буенча фикерләшү hәм халыкның үлем-китем структурасына өлеш кертүче аерым социаль әһәмиятле йогышлы булмаган авыруларны ачыклау өчен скрининглар узды.  

«Демография» милли проектының өлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын күтәрү, системалы ярдәм күрсәтү программасын эшләү һәм тормышка ашыру» федераль проектын Татарстан Республикасында гамәлгә ашыру кысаларында,  2019 елның 2 сентябреннән муниципаль районда авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны районның медицина оешмаларына илтү башлана. Гражданнар саны 1445 кеше.

Түбән Каманың “Веста” үзәге белгечләре тарафыннан мөмкинлекләре чикле 15 бала һәм аларның ата-аналары өчен Түбән Кама шәһәренең комплекслы музеена экскурсия оештырылды. 


1
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 2019 елның 1 августында, Әтнә районының «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Ишегалды уеннары» технологиясен кулланып чара үткәрделәр. Чара «Туган ягым» ял паркында узды.  Әлеге чара каникул чорында балаларның һәм яшьләрнең эчтәлекле һәм уңай ялын оештыруга, уен эшчәнлегенең төрле формаларын популярлаштыруга, балалар һәм яшьләр арасында асоциаль күренешләрне киметүгә юнәлдерелгән.  Чара барышында балалар уеннарда актив катнашты. Кемдер асфальтта рәсемнәр ясады, кемдер футбол, волейбол уйнады. Бу чарада балаларның шатлыгына чикләр булмады. Технологияне алга таба куллану балалар һәм яшьләрдә сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, балалар һәм яшьләрнең җәйге ялын эчтәлекле һәм позитив эш белән тәэмин итәргә ярдәм итәчәк.

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә директор урынбасары Руфил Дәүләтшин җитәкчелегендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча шоферлар составы белән теоритик дәрес үткәрелде.

2019 елның 29 июлендә Питрәч муниципаль районының «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә чираттагы эшлекле киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International