"Дөньяда дуслыктан да кадерлерәк берни дә юк: тормыштан дуслыкны төшереп калдыру, дөньяны кояш яктысыннан мәхрүм итүгә тиң", - дип язган үз заманында Борынгы Рим философы Цицерон.
Шулай итеп, 30 июль көнне, “Халыкара Дуслык көнендә” Яр Чаллы шәһәре “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә социаль хезмәт алучы балалар һәм аларның ата-аналары өчен “Дуслык даирәсе” дигән чара узды.
Чарада катнашучылар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, дуслык турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, үзләре өчен дуслыкның әһәмиятен ачыкладылар. Моннан тыш, «Кызыл тау» мәдәният үзәгеннән килгән хезмәткәр Прокопьева Светлана Алексеевна үткәргән мастер-класс вакытында балалар үз куллары белән Кувадка курчагы ясадылар.
Барлыгы чарада 25 кеше катнашты.