Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә директор урынбасары Руфил Дәүләтшин җитәкчелегендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча шоферлар составы белән теоритик дәрес үткәрелде.
Әлеге дәреснең максаты-машина йөртүчеләргә законнардагы үзгәрешләр, шул исәптән РФ Хөкүмәтенең «автобусларда пассажирлар йөртү һәм башка затларны йөртү эшчәнлеген лицензияләү турында» 2019 елның 27 февралендәге 195 номерлы карары белән расланган нигезләмә турында хәбәр итү, шулай ук юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча машина йөртүчеләрнең күнекмәләрен камилләштерү.
Дәрес барышында машина йөртүчеләр составы белән махсус журналга имза белән инструктаж үткәрелде, шулай ук һәр йөртүчегә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча таләп ителгән белем һәм күнекмәләрне өйрәнү өчен инструкцияләр, белешмәлекләр һәм методик материаллар тапшырылды.