Чепья авыл җирлегендә «Минем каникулларым» дигән чара үткәрелде

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

2019 елның 31 июлендә «Наз» үзеге белгечләре тарафыннан участок эшчәнлеге кысаларында Чепья авыл җирлегендә «Минем каникулларым» дигән чара үткәрелде. Әлеге чарага опекун гаиләләре һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр, шулай ук социаль тернәкләндерү бүлекчәсенең социаль ярдәм алучылары чакырылды.

Мәгълүмат өлешеннән соң, белгечләр барлык катнашучыларның мәнфәгатьләрен һәм мөмкинлекләрен исәпкә алып уеннар үткәрделәр. Чакырылган кунаклар уеннарда һәм ярышларда үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Һәр катнашучыга бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International