Ялгыз яшәүче өлкән кешеләрнең яшәү урыннарында бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан, “ГУП “Пожарная охрана” хезмәткәрләре Тукай муниципаль районында ялгыз яшәүче өлкәннәрнен йортларында автоматик извещательләр урнаштыра.
“Демография” милли проекты кысаларында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкән гражданнарны диспансеризация уздыру өчен үзәк район хастаханәсенә бушлай алып килү мөмкинлеге бирелә.
7 август көнне Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплеслы үзәгендә авыр тормыш хәлендә калган балалы гаиләләр, мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче күп балалы гаиләләр өчен бәйрәм чарасы оештырылып, беренче сыйныфка баручы 30 балага букчалар һәм кирәкле канцелярия товарлары тапшырылды. Төп геройлар, Маша һәм Даша балалар белән бергә Белем иленә юл тоттылар, математика һәм рус теле дәресләрендә булдылар. Балалар барлык сынауларны да бик яхшы үтәп "Белем ачкычы”на ия булдылар.
2019 елның 07 август көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты - интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Шакирова Эльмира Данил кызы шәхси-уен формасында дәрес үткәрде.
2019 елның 6 августында Балтач җирлегендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Галимова Миңнур Хөсәен кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
2019 елның 7 августында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Чисталык – сәламәтлек нигезе” дигән видео дәрес булып узды.
Россия Федерациясендә театр елы кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәгендә «Алтын ачкыч» курчак театр студиясендә социаль хезмәт күрсәтүче балалар белән эш дәвам итә.
2019 нчы елның 5 нче августы көнне ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү эше кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге белгече Римма Борисова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 бала өчен “Татарстан нәрсә белән бай" дип исемләнгән интерактив дәрес үткәрде.
Пилот проектын тормышка ашыру кыссаларында Яшел Үзән муниципаль районында өлкән яшьтәге гражданны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә ашыру буенча чаралар булдыру өчен утырыш узды. Утырышта мультидисциплинар эшче төркем вәкилләре катнашында территориаль органнар: сәламәтлек саклау, социаль яклау органнары һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Рәхәт” учреңдениясе катнашты.
2019 елнын 6нчы августында Нурлат районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Гармония» дә социаль педагог Виктория Иванова һәм психолог Светлана Белорусова карамакта булган балалар белән " Яңа буын-сәламәт яшәү рәвеше өчен!» дигән дәрес уткәрделәр.