Зәйнең начар ишетүче гражданнарын берләштерүче “Поддержка” клубына 15 яшь тулды

2019 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

 Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагында оешкан “Поддержка” клубы 7 августта үзенең 15 еллык юбилеен  билгеләп үтте.

         Аның барлыкка килү тарихы кызыклы: 2004 елда Биканова Татьяна Александровна (Зәй районы Баграж авылында туган), 33 ел Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Минзәлә шәһәрендәге районара идарәсе җитәкчесе булып эшләп, пенсиягә чыккач, Зәй шәһәренә күчеп кайта.  Җәмәгать транспортында барганда, Татьяна Александровнада, бер-берсе белән ишарәләр телендә сөйләшүче яшь кешеләрне күреп,  туган шәһәрендә ишетмәүче  гражданнар берләшмәсе бармы, анда аларга ярдәм күрсәтеләме дигән сорау туа.

         Тискәре җавап алгач, Татьяна Александровна кичекмәстән үзе белән әлеге балаларны ияртеп, начар ишетүче һәм ишетмәүче гражданнар өчен клуб оештыру тәкъдиме белән “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә юл ала. Ә клуб җитәкчесе итеп, балачактан ук ишетүдә һәм сөйләмдә кыенлыклары булган, ишарәләр телен яхшы белгән кешеләр белән дус булган ,кызы Римманы билгеләргә тәкъдим итә.

         Үзәк җитәкчелегенә бу идея бик ошый, клуб оешып кына  калмыйча, 15 ел дәвамында Римма Әхмәтшина җитәкчелегендә уңышлы үсеш алды. Бүгенге көндә клуб әгъзалары булып, ишетү сәләте бозылган 40 тан артык кеше тора.

         Клуб эшчәнлеге программасы бик киң һәм күптөрле. Биредә экскурсияләр, танып-белү һәм профилактик әңгәмәләр, психолог белән төркемле дәресләр, юрист белән очрашулар, үз куллары белән ясалган әйберләрдән күргәзмә-сату, шахмат турнирлары үткәрелә.

         Үз-үзеңне үстерүгә зур игътибар бирелә: һәр утырышта  начар  ишетүчеләр өчен чыгучы “В едином строю” журналның мәкаләләре турында фикер алышу, укылган сәнгать әдәбиятын анализлау, законнарны һәм норматив документларны өйрәнү оештырыла.

               Клуб әгъзаларына кыенлыклар белән еш очрашырга туры килә.Табибларга барганда, суд процессларында катнашканда, эшкә урнашканда һәм башка бик күп очракларда да Римма Әхмәтшина ярдәмгә килә. Ул шушы 15 ел эчендә клуб хезмәткәрләре өчен тугры ярдәмче дә, яхшы дус та.

          Римма Анатольевна һәм “Радость” үзәге хезмәткәрләреннән тыш, клуб әгъзаларына ”Адвокатлар коллегиясе”, нотариус Низамова Дания Вәли кызы, шәхси эшмәкәр Нәбиуллина Римма Әнәс кызы даими ярдәм күрсәтәләр.

          Юбилей уңаеннан  “Радость” үзәгендә “Поддержка” клубы әгъзалары  һәм башка шәһәр һәм районнардан кунак булып килгән ишетү сәләте бозылган кешеләр бәйрәм өстәле артына җыелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International