Һәр кешенең үзенең кечкенә почмагы бар - шәһәр, урам, ул туган йорт. Бу аның кечкенә Ватаны. Безнең Ватаныбыз - Татарстан Республикасы - картада күп урын алып тормый. Әмма табигать байлыгы һәм матурлыгы буенча ул Европаның күп кенә дәүләтләреннән өстә тора.
2019 нчы елның 5 нче августы көнне ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү эше кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге белгече Римма Борисова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 бала өчен “Татарстан нәрсә белән бай" дип исемләнгән интерактив дәрес үткәрде. Максат: туган як турындагы белемнәрне ачыклау һәм киңәйтү, үз Ватаның өчен горурлык хисе тәрбияләү.
Дәрес әңгәмә белән башланып китте. Балалар төрле сорауларга җавап бирделәр: Без яшәгән ил ничек атала? Без Россияне тагын ничек дип атый алабыз? Ватан диеп без нәрсәне атый алабыз? һ.б. Туган республикабыз турындагы презентацияне караганнан соң, балалар туган якның үсеше һәм үзгәреше турында булган сорауларга җавап таба алдылар: Идел буе Болгары дәүләте, Казан ханлыгы, Казан шәһәре-крепосте турында, Рус дәүләтенә кушылу, 1920 елда Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүе турында белделәр. Аннан дәүләт символлары: герб, флаг һәм гимн турында искә төшерделәр. Белгеч сөйләвеннән балалар хәзерге вакытта Татарстанның алга киткән сәнәгать һәм мәдәни үзәгенә әйләнүен белделәр. Анда табигый байлыклар бар - нефть, газ, торф, известняк. Республика аша дүрт зур елга ага: Идел, Кама, Агыйдел һәм Нократ. Татарстан уңдырышлы җирләре һәм урманнары белән бай. Әмма республиканың иң зур байлыгы - аның кешеләре. Монда төрле милләт кешеләре: татарлар, руслар, чуашлар, украиннар, марилар, удмуртлар, башкортлар һәм башка милләт вәкилләре яши. Алар арасында үз төбәген таныткан кешеләр дә бар. Балалар Татарстанның күренекле кешеләре турында да искә төшерделәр һәм булган белемнәре белән уртаклаштылар.
Дәрес ахырда нәтиҗә ясалды: үз Ватаның белән горурланырга һәм яратырга, аны саклап калу өчен һәм ул чәчәк атсын өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк.