Менә инде 13 ел дәвамында, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында район хакимияте, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә мәктәп кирәк-яраклары алуда ярдәм итәләр. Элеге акция елдан-ел зурырак үсеш ала.
7 август көнне Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплеслы үзәгендә авыр тормыш хәлендә калган балалы гаиләләр, мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче күп балалы гаиләләр өчен бәйрәм чарасы оештырылып, беренче сыйныфка баручы 30 балага букчалар һәм кирәкле канцелярия товарлары тапшырылды. Төп геройлар, Маша һәм Даша балалар белән бергә Белем иленә юл тоттылар, математика һәм рус теле дәресләрендә булдылар. Балалар барлык сынауларны да бик яхшы үтәп "Белем ачкычы”на ия булдылар.
Булачак 1 сентябрь хөрмәтенә котлау сүзләре белән акциядә катнашучы мөхтәрәм кунаклар һәм спонсорлар чыгыш ясады. Иң беренче булып котлау сүзләре белән балаларны муниципаль район башлыгы урынбасары Акатьев Валерий Григорьевич котлады. Алга таба котлау сүзләре белән Дәүләт Думасы депутаты А.Н.Хайруллин ярдәмчесе Волостнова Ирина Николаевна чыгыш ясады. Быел Хайруллин фонды яшь зәйлеләр өчен 30 букча бүләк итте. “Бердәм Россия” партиясе башкарма комитеты җитәкчесе шулай ук “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында ведомствоара социаль патронатта торучы биш гаиләгә мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырды. Бәйрәмне күңелле дискотека дәвам итте. Балаларга бәйрәм бик ошады, бик канәгать калдылар һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Тантаналы чара ахырында чәй эчү оештырылды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)