“Демография” милли проекты кысаларында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкән гражданнарны диспансеризация уздыру өчен үзәк район хастаханәсенә бушлай алып килү мөмкинлеге бирелә. Моның өчен социаль хезмәт күрсәтү үзәкләренз махсус автомобиль биреләчәк. 6 август көнне Мәлбагыш авыл җирлегендә яшәүче өлкәннәрне “Омет” социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Актүбә амбулаториясена алып барып диспансеризация уздырып, өйләренә кайтарып куйдылар. Бу эш медицина хезмәткәрләре белән берлектә, оешкан төстә узды. Ел азагына кадәр 520 өлкән кешене диспансеризация уздыру планлаштырылган.