«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Чисталык - сәламәтлек нигезе ” дигән видео дәрес булып узды

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

2019 елның  7  августында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  “Чисталык – сәламәтлек нигезе”  дигән видео дәрес булып  узды.

Дәрес ничек үзеңнең сәламәтлегең турында кайгырту һәм ничек аны саклау, ныгыту өчен ниләр эшләргә кирәклеге турында әңгәмәдән башланды.

Балалар кешенең тән гигиенасы турында һәм хәтта хайваннар да үзләренең чисталыгы һәм төрле паразитлардан ничек котылулары турында кыска фильмнар карадылар.

Фильмнарны караганнан соң балалар үз тәненең чисталыгына даими игътибар бирергә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар, бу исә үә сәламәтлегеңне генә түгел, башка кешеләрнең сәламәтлегенә дә бәйле.

Чарада 18 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International