Максат: балаларны бөртекле культуралы үсемлекләр белән таныштыру, тәм-томны баету, икмәккә сакчыл караш тәрбияләү.
Катнашучылар: 6 бала.
Дәрес барышында тәрбияче балаларны бөртекле культуралы үсемлекләр белән таныштырды. Мәсәлән, икмәк тәкъдим ителде. Икмәк - ул кеше хезмәте белән эшләнелгән ризык, ул иминлек һәм муллык символы. Эш көннәрендә дә, бәйрәмнәрдә дә өстәлдә иң мөһим урын нәкъ менә икмәккә бирелгән. Бер генә ашау да аннан башка узмый.
Картиналар ярдәмендә икмәкнең төрле төре булганын күрделәр. Һәм кыска видео ярдәмендә алган белемнәрен ныгыттылар.
Дәреснең икенче өлешендә балалар тәрбияче ярдәме белән күзләрен йомып ипи кисәкләреннән авыз иттеләр һәм тәмен ак яки кара икмәк микәнен билгеләделәр.
Дәрес күңелле һәм файдалы үтте.