2019 елның 8 августында Олы Кульга авылында ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалар белән гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча күчмә комиссия утырышы узды.
«Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә балигъ булмаган балалы гаиләләргә һәм җитмеш яшьтән өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучыларга янгынга каршы куркынычсызлыкны кисәтү максатыннан өйләренә йөреп чыктылар.
2019 елның 8 августында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Урамда балалар куркынычсызлыгы” дигән тематик дәрес узды.
"40 ел-бергә». «Җәлил картлар һәм инвалидлар йортының юбилее»
2019 елның 8 августында Тукай муниципаль районының «Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Фәрхетдинова А.З. һәм Сәлимова А.З. авыр тормыш һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм күрсәтү максатыннан, хәйриячеләр белән берлектә, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында чара үткәрделәр.
«Демография «милли проектының өлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын күтәрү һәм системалы ярдәм күрсәтү программасын эшләү һәм тормышка ашыру» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Федоровский өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә Казан шәһәреннән " Медицина диагностик үзәге» табиблары бригадасы авыруларны кабул итте. Социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны, үзләренең заманча медицина аппаратурасы белән ультратавыш тикшеренүләре белән кан тамырлары хирургы, невролог, травматолог кардиолог кабул иттеләр.
65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне Тукай муниципаль районының медицина оешмаларына алып баруны тиешле дәрәҗәдә оештыру максатыннан, 9 август көненә Биюрган, Колыш авылында яшәүче 16 диспансеризация үтәргә тиешле өлкән кешене Кузкәй амбулаториясенә алып барып карау планлаштырылды.
Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагында оешкан “Поддержка” клубы 7 августта үзенең 15 еллык юбилеен билгеләп үтте.
Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Иҗадилыкны үстерү» дигән темага мини-тренинг үткәрде.