«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Иҗадилыкны үстерү» дигән темага мини - тренинг

2019 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Тренингның максаты: үз-үзеңдә иҗадилыкны аңлау һәм аны үстерү. Социаль хезмәт алучыларның яңа стандарт булмаган (креатив) төр буенча хәл итү сәләтен үстерү.

Иҗадилык – традицион яки кабул ителгән фикерләү схемаларыннан тайпылучы принципиаль яңа идеяләр булдыруга әзерлек белән характерлана торган индивиданың иҗади сәләте.

Чара барышында тренинг темасына керү максаты белән, социаль хезмәт алучылар ниндидер матди дөньяга, хайваннар яки үсемлек дөньясына  кереп киттеләр. «Нәрсә ул иҗадилык» күнегүендә катнашучылар  иҗадилыкны ничек аңлаулары турында рәсем ясадылар. Алга таба «Гадәттән тыш хәл» күнегүендә һәр катнашучы гадәттән тыш  булган ситуацияләрның ничек килеп чыгуын һәм аның кешелек өчен нинди эзләр калдыруын тасвирлады. «Гадәти булмаган гамәлләр» күнегүендә катнашучылар үзләренең гадәти булмаган, сәер һәм үзенчәлекле гамәлләрен искә төшерделәр. Тренинг девизлар, катнашучыларның тормыш позицияләре әйтемнәре белән тәмамланды.

Социаль хезмәт алучылар тренингта актив катнаштылар, уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф күтәренкелеге алдылар. Тренинг, катнашучылар билгеләп үткәнчә, иҗади билгесезлек ситуациясендә катлаулы һәм үзенчәлекле проблемаларны хәл итү мөмкинлеге бирде.

Тренингта 12 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International