2019 елның 6 августында Балтач җирлегендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Галимова Миңнур Хөсәен кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

2019 елның 6 августында Балтач җирлегендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Галимова Миңнур Хөсәен кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Фиалка Закирова, Балтач үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиев, ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллиннар да юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Миңнур Хөсәен кызы озак еллар хастаханәдә пешекче булып эшләгән. Хәзерге вакытта балалары тәрбиясендә яши, биш бала тәрбияләп үстергән, унбер оныгы һәм дурт оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International