Яшел Үзән шәһәренең 1нче номерлы шәһәр китапханәсе хезмәткәрләре «Гнездышко» приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Табигать табышмаклары» дигән мавыктыргыч дәрес оештырдылар. Максаты – экологик культураны үстерү, әйләнә-тирә табигать турында реалистик күзаллау формалаштыру, туган як табигатенә карата кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү. Танып-белү дәресе балаларда зур кызыксыну һәм күп сораулар уятты. Өлкән төркем балалары табигать турында мәкальләр, әйтемнәр һәм табышмаклар белән таныштылар, һава торышын билгеләргә мөмкин булган борынгы халык сынамышларын белделәр, викторинада катнаштылар. Чара кешенең табигатькә карата мөнәсәбәте турында мультфильм карау белән тәмамланды – табигатьне яратырга, аны сакларга һәм кайгыртырга өнди торган «Иске Имән әкияте».