8 нче август көнне «Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты»нда 40 яшьлек юбилейга багышланган тантаналы чара булып узды.
40 ел эчендә интернат уңайлы, тату гаилә яши торган йортка әйләнгән. Коллектив белән шулай ук битараф булмаган кеше, зирәк остаз, чын хуҗабикә Минзелфие Минзәит кызы Сәлахова җитәкчелек итә.
«Безнең өчен иң мөһиме - кеше турында кайгырту. Яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрү. Без социаль хезмәт күрсәтү формаларын һәм ысулларын үстерәбез, учреждениедә уңайлы социаль-психологик климат тудырабыз».
Көн дә интернат хезмәткәрләре үз карамагындагы өлкәннәребезгә, аерым игътибарга мохтаҗ кешеләргә күңел җылысы һәм кайгыртучанлык бүләк итә.
Вакыт уза, кеше күңеленең эчкерсезлеге һәм изгелеге үзгәрешсез кала, бу хэзергесе көндә – төп кыйммәт булып тора!