2019 елның 8 августында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Урамда балалар куркынычсызлыгы” дигән тематик дәрес узды.
Әлеге чараның максаты булып балаларда урамда үз – үзеңне куркынычсыз тоту белемнәрен формалаштыру торды.
Дәрес башында балалар “Ябалак апасының куркынычсызлык әлифбасы” дигән видео дәрес карадылар. Анда балалар белән булырга мөмкин булган ситуацияләр һәм аларны булдырмау ысуллары күрсәтелде.
Дәреснең икенче өлешендә балалар “Юлларда билгеләр” дигән пазл җыйдылар, урамда үз – үзеңне тоту кагыйдәләре турында рәсемнәр карадылар.
Дәрес ахырында балалар урамда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген, шул рәвешле үз – үзеңнең һәм якыннарыңның гомерен саклап калырга мөмкин дигән нәтиҗә ясадылар.
Чарада 16 бала катнашты.