Янгын турында хәбәр бирә торган датчиклар урнаштыру

2019 елның 9 августы, җомга

Янгын куркынычсызлыгын кисәтү максатыннан Алабуга районында 70 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкәннәрнең, шул исәптән “Доверие”  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәтләрдән файдаланучыларының торакларында янгын турында хәбәр бирә торган датчиклар урнаштыра башладылар. Өлкәннәр яши торган торакларны бу җайланмалар белән җиһазлау аеруча мөһим. Төтен исе чыгуга әлеге җайланма кычкыра башлый. Ел ахырына кадәр  янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан янгын турында хәбәр бирә торган датчиклар 405 торак йортта урнаштырылачак. Эш барышында өлкәннәр белән профилактик әңгәмәләр үткәрелә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча белешмәлекләр тапшырыла. Шунысын искәртеп үтәргә кирәк,өлкәннәр өчен әлеге чара бушлай уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International