ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2019 ел
җомга

«Демография» милли проекты кысаларында, Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар өчен «Иҗтимагый сәламәтлекне ныгыту» проекты буенча көн саен сәламәтләндерү чаралары үткәрелә.

8 нче август көнне Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен "Яңарыш" реабилитация үзәгендә «Җәмәгать туклануы технологы» һөнәре белән таныштыру буенча һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырылды. Дәрестә 18 бала һәм аларның әти-әниләре катнашты.

"Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре үз эшләрендә «Гомер көзе» программасын актив кулланалар,аның максаты өлкән яшьтәге кешеләргә үзләренең тормыш тәҗрибәсен лаеклы бәяләү, тормыш дәвамында тупланган белемнәрен аңлау.

2019 елда тармакның өстенлекле максатларының берсе - "”. 8 август көнне “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәк базасында социаль куркыныч хәлдә булган 4 гаилә балалары һәм ата-аналар өчен социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның шәхси карталарын үтәү мониторингы буенча ведомствоара социаль консилиум оештырылды.

     Сәламәтлек-һәр кешенең иң зур байлыгы.

     Безнең приютта баланың сәламәтлегенә, сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Сәламәт, нык, көчле булып үсәргә спорт, спорт күңел ачу чаралары һәм дәресләр булыша.

     2019 елның 8 август көнне «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Дәүләтшина Н.И. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән күңелле эстафета үткәрде.

    Максат: физик культура һәм сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну арттырырга.

    Бурычлар: балаларның хәрәкәт эшчәнлеген активлаштыру, тизлекне, җитезлекне, хәрәкәтләрне координацияләү, киңлектә ориентлашу; спортка һәм физик культурага мәхәббәт тәрбияләү; уеннар һәм эстафеталарда чыдамлыкны һәм игътибарны үстерү; шатлыклы эмоциональ кәеф булдыру.

9 август көнне «Чирмешән картлар һәм инвалидлар интернат - йорты» нда социаль эш буенча белгеч Мотыйгуллина М.И. яшәүчеләр белән берлектә  кисү тактасына рәсем тошеруне оештырдылар.

Лесхоз интернат-йортында өч торак бүлмәдә ремонт эшләре дәвам итә.

Калган торак бүлмәләрдә ремонт эшләре башланды. Бу бүльмәләрдә дщ шундый ук эш башкарылачак. Ремонт эшләрен 15 августка кадәр тапшыру планлаштырыла.

Остэл уеннарынын остенлеге шунда, бу уеннарны тэулекнен телэсэ кайсы вакытында, телэсэ нинди хава шартларында, кэулэп тэ хэм торкем белэн дэ уйнарга момкин. Ин гади генэ остэл уены да, баланын хэтерен, игътибарлылыгын, уйлау сэлэтен устеругэ ярдэм итэ, балада максатка омтылучанлык, утыручанлык тэрбияли, кунелен тынычландыра. Шунын очен дэ без, Югары Утар балалар йорты-интернаты тэрбиячелэре, коннен берничэ сэгатен балалар белэн остэл уеннарына багышларга тырышабыз.

Яшел Үзән шәһәренең 1нче номерлы шәһәр китапханәсе хезмәткәрләре «Гнездышко» приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Табигать табышмаклары» дигән мавыктыргыч дәрес оештырдылар.

Янгын куркынычсызлыгын кисәтү максатыннан Алабуга районында 70 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкәннәрнең, шул исәптән “Доверие”  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәтләрдән файдаланучыларының торакларында янгын турында хәбәр бирә торган датчиклар урнаштыра башладылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International