"Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре хәйриячеләр белән берлектә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе алдыннан чара үткәрделәр

2019 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

2019 елның 8 августында Тукай муниципаль районының «Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Фәрхетдинова А.З. һәм Сәлимова А.З. авыр тормыш һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм күрсәтү максатыннан, хәйриячеләр белән берлектә, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында чара үткәрделәр.

Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче биш балигъ булмаган бала портфель, карандашлар, дәфтәрләр, ручкалар, пластилин, рәсем ясау альбомнарын бүләк итеп алдылар. Балалар бүләкләрне зур соклану һәм рәхмәт белән кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International