Биюрган фельдшер-акушерлык пунктында мобиль бригаданың утырышы үтте

2019 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне Тукай муниципаль районының медицина оешмаларына алып баруны тиешле дәрәҗәдә оештыру максатыннан, 9 август көненә Биюрган, Колыш авылында яшәүче 16 диспансеризация үтәргә тиешле өлкән кешене Кузкәй амбулаториясенә алып барып карау планлаштырылды. 7 августта Биюрган фельдшер-акушерлык пунктында алып баруны оештыру өчен җаваплы булган мобиль бригаданың утырышы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International