Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты - интернатында «Урман аланы» аппликация дәресе

2019 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

8 август көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты - интернат тәрбиячесе Галиуллина Нурия балалар белән бергә «Урман аланы» аппликация дәресе уткәрде .

Максат: балаларда эмоциональ кәеф , матурлык, табигатькә мәхәббәт булдыру.

Чәчәкләр-ул шатлык бүләк итә.  Без балалар белән «Урман аланы» аппликациясе ясарга булдык .

Урман аланында матур , төрле төстәге чәчәкләр ата һәм хуш исләр килә. Кошлар сайрый, кояш җылыта. Балалар төсле кәгазьдән аппликация чәчәкләре кызыксынып ясадылар. Бездә бик матур, чәчәкле алан килеп чыкты. Балаларга бүгенге дәрес бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International