Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Теләче муниципаль районындагы "Родник" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан 2019 елның 21 августында ерактагы Субаш авылына инвалид балалы гаиләгә “ Йортка бару хезмәте” технологиясе оештырылды.
2019 елның 22 августында «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Теләче муниципаль районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Ф.Т. Гайнетдинова Шәтке авыл җирлегендә 1 нче участокта консультатив көн үткәрде.
Бөгелмә «Радуга» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» дигән акция уздыралар, анда оешмалар, предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр катнаша.
22.08.2019ел. Лениногорск муниципаль районындагы “Исток – Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекс үзәгендә гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчесе социаль педагог Гөлнара Пряничникова “сәламәт балалар – гомуми эш” проектын гамәлгә ашыру кысаларында 3 нче патронлау участогында яшәүче балигъ булмаган балалар өчен мультфильм карау оештырды.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "сәламәтлек сукмагында" дигән дәресләр үткәрелә»
Россиядә 22 августта ел саен Россия Федерациясе флагы көне билгеләп үтелә.
Тиздән яңа уку елы турында хәбәр итеп, мәктәп кыңгыраулары яңгыраячак. Аеруча бу көнне беренче сыйныф укучылары зур түземсезлек һәм дулкынлану хисе белән көтә.
“Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүче яшь социаль хезмәт алучылар өчен матур бәйрәм оештыру күркәм традициягә әверелде. Бу ел да искәрмә булмады.
23 нче август 2019нчы ел, җомга
Тукай районы картлар hәм инвалидлар йортында социаль туризм технологиясы актив кулланыла. Социаль хезмәт алучылар музейларга, чишмәләргә, урманга бик теләп йөриләр.
23 нче август көнне Тукай районы картлар hәм инвалидлар йортында социаль хезмәт алучылар “Изге чишмәгә” экскурсияга бардылар. Чишмәнең челтерәвен тыңладылар, тәмле суыннан авыз иттеләр. Яшь чакларын искә төшерделәр, җырладылар, биеделәр, уеннар уйнадылар.
Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар реабилитация үтү вакытында социаль туризм технологиясының мөһимлеген билгеләп үтәләр.
Туризм аша психосоматик авыруларны дәвалау hәм кисәтү гамәлгә ашырыла, физик форма һәм сәламәтлек саклана.
22 август көнне Югары Утар балалар йорты интернатында" тәрбияче Исмәгыйлова Э.Х. инициативасы буенча "Андрей Сахаров - чор кешесе" дигән тема астында мәгълүмати чара үткәрелде.
22 августта илебез Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен билгеләп үтә. «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Ишегалды мәйданчыгы» технологиясе кысаларында социаль хезмәт алучылар һәм 2 нче номерлы социаль участокта яшәүче балигъ булмаганнар өчен шәһәр паркы территориясендә сувенир ясау буенча мастер-класс оештырдылар.