«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы көненә багышланган «Дартс» уены буенча ярыш

2019 елның 23 августы, җомга

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә физик культура дәвалау буенча инструктор Зөһрә Закирова, социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова һәм психолог Чулпан Галләмова Татарстан республикасы көненә багышланган “Дартс”уены буенча ярыш үткәрделәр.

        Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның  ялларын оештыру һәм республика гражданнары арасында дартс уенын  популярлаштыру иде.

        Чара Татарстан республикасы инвалидларының “Спорт хәрәкәте”  төбәк иҗтимагый оешмасы һәм аның вәкиле Алексей Мулеев ярдәмендә уздырылды.  Ярыш башланыр алдыннан оештыручылар барлык катнашучыларны да якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, дартс уены кагыйдәләре белән таныштырдылар һәм куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрделәр. Катнашучыларга дротикларны сынап карау мөмкинлеге бирелде  һәм алар кызыклы уенга актив кушылдылар.

          Чара дуслык атмосферасында узды.

         Баллар санына карап җиңүчеләрне билгеләделәр, аларга мактау грамоталары,  медальләр тапшырдылар. 1 нче урынны яшь социаль хезмәт алучы Илья Обухов, икенче урынны - 75 яшьлек Рәҗәп Шарипов һәм өченче урынны Рәфис Самиков алды. Барлык катнашучыларга да  татлы призлар бирелде. Турнирда катнашучылар уеннан һәм бер-берсе белән аралашудан канәгать калдылар.

         Чарада 26 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International