Россия Федерациясе флагы көне
Россиядә 22 августта ел саен Россия Федерациясе флагы көне билгеләп үтелә. Безнең балаларыбыз да Акциядә –Россия флагы турында викторинада катнаштылар. Аларга флаг төсендәге шарлар бирелде, килеп чыгу тарихын белделәр. Россия флагы көне – җәмгыятьне берләштерә торган бәйрәм ул. Бу бәйрәм бөек илебез һәм ватандашларыбыз белән горурлану хисләре тудыра.
