22.08.2019ел. Лениногорск муниципаль районындагы “Исток – Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекс үзәгендә гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчесе социаль педагог Гөлнара Пряничникова “сәламәт балалар – гомуми эш” проектын гамәлгә ашыру кысаларында 3 нче патронлау участогында яшәүче балигъ булмаган балалар өчен мультфильм карау оештырды. Очрашуның максаты: балаларда сәламәт яшәү рәвешен тормышка кертү. Очрашуда сигез социаль хезмәт алучы балиг балалар катнашты.
Балаларга “Познавалов командасы” һәм “Төтен сере” дигән мультфильмнар тәгъдим ителде. Организм төзелешеңең кайбер аспектлары каралды. Мультфильм эпизодлары яшь тамашачыларга тәмәке куллануның төрле тискәре нәтиҗәләре турында хәбәр итте: пассив тәмәке тарту, тешләр җимерелү, үпкәләргә, кан тамырларына, кеше кыяфәтенә зыянлы. Әлеге чара катнашучыларга кеше организм буенча гадәти булмаган сәяхәткә барырга һәм аның тәмәке тартудан ничек җимерелүен үз күзләре белән күрергә мөмкинлек бирә.
Катнашучылар тәэсирләре белән уртаклаштылар. “Мин мультфильмны кызыксынып карадым”,”Ә мин организм ничек урнашуын белдем”, “ Ә мин сәламәтлекне сакларга һәм нәрсә эшләргә кирәклеген аңладым”.