Бөгелмә "Радуга" үзәгендә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит"акциясе башланды!

2019 елның 23 августы, җомга

Бөгелмә «Радуга» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» дигән акция уздыралар, анда оешмалар, предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр катнаша. Быел беренчеләрдән булып акция марафонына матурлык салоны «Престиж» керде. Осталар әле күптән түгел генә җәйге ялдан кайткан балаларга 1 сентябрьгә актив әзерлекне башларга булыштылар. Булачак укучыларны үз эшенен осталары, чәчтарашлар командасы каршы алды. Салонда яхшы атмосфера хөкем сөрде. Яшь клиентлар кәнәфиләрендә үз урыннарын алырга ашыкты һәм Өсталар эшкә кереште. Нәтиҗәдә, салоннан  чәчләре матур итеп киселгән малайлар һәм кызлар китте.

 

 

Психолог Галина Артеполихина

Автор фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International