Тукай районы картлар hәм инвалидлар йортында социаль туризм технологиясы актив кулланыла.

2019 елның 23 августы, җомга

23 нче  август 2019нчы  ел, җомга

Тукай районы картлар hәм инвалидлар йортында социаль туризм технологиясы актив кулланыла. Социаль хезмәт алучылар музейларга, чишмәләргә, урманга бик теләп йөриләр.

23 нче август көнне Тукай районы картлар hәм инвалидлар йортында социаль хезмәт алучылар “Изге чишмәгә” экскурсияга бардылар. Чишмәнең челтерәвен тыңладылар, тәмле суыннан авыз иттеләр. Яшь чакларын искә төшерделәр, җырладылар, биеделәр, уеннар уйнадылар.

Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар реабилитация үтү вакытында социаль туризм технологиясының мөһимлеген билгеләп үтәләр.

Туризм аша психосоматик авыруларны дәвалау hәм кисәтү гамәлгә ашырыла, физик форма һәм сәламәтлек саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International