Яр Чаллы шәһәре «Доверие» үзәгенең кечкенә хезмәт алучыларына мәктәп өчен кирәкле җыелмалар тапшырылды

2019 елның 23 августы, җомга

Тиздән яңа уку елы турында хәбәр итеп, мәктәп кыңгыраулары яңгыраячак. Аеруча бу көнне беренче сыйныф укучылары зур түземсезлек һәм дулкынлану хисе белән көтә.

“Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүче яшь социаль хезмәт алучылар өчен матур бәйрәм оештыру күркәм традициягә әверелде. Бу ел да искәрмә булмады.

22 август көнне учреждение территориясе булачак тынгысыз мәктәп укучыларының яңгырап торган тавышлары белән тулды. Үзәк белгечләре балалар өчен кызыклы программа әзерләде, биредә үзләре дә рәхәтләнеп катнашты: чарада катнашучылар биеде һәм табышмакларга җавап бирде, үзләренең игътибарлылыгын һәм әдәпле сүзләрне белүен күрсәтте, шулай ук портфель җыю буенча тапкырлыкка көч сынашты.

Тырышлыгы һәм активлыгы өчен балаларны сюрприз көтте. Чарага җыелучылар алдында “Ярдәм Кулы” Хәйрия фондыннан тылсымчы һәм фокусчы Сергей Акулов чыгыш ясады. Кунаклар аның хәрәкәтләрен сокланып күзәтте, шатлыкның чиге булмады.

Чараның аеруча күңелле һәм мөһим өлеше булып “Безнең мирас” хәйрия фондыннан бүләкләр тапшыру тантанасы торды. 75 бала беренче сыйныф укучылары өчен кирәкле җыелмалар алды. Булачак мәктәп укучыларына уңышлар теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International