ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Өлкән яшьтәге гражданнарны медицина тикшерүе уздыру өчен китерү.

22 август көнне Россиядә дәүләт флагы көнен билгеләп үтәләр. Бу көнне безнең илебез тарихы һәм аның символикасына аерым игътибар күрсәтелә.

     Бүген «Федоровка картлар һәм инвалидлар интернат-йортында» культорганизатор Лилия Лукина һәм китапханәче Алина Артемьева әлеге билгеле датага багышланган чара үткәрделәр.

22 август – Россия Дәүләт флагы көне. Бу көнне без озак героик юл үткән дәүләт символларына хөрмәтебезне белдерәбез.

Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында шушы көнгә багышланган чара булып узды. «Россия флагы» темасына әңгәмә оештырылды. Бәйрәм кәефе, бердәмлек һәм безнең Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылык катнашучыларны ташламады, чөнки бүген өч төстәге флаг астында безнең балалар һәм оныклар яшәячәк яңа Россия яши һәм үсә.

Россиядә ел саен 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында «Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турындагы» Указы нигезендә гамәлгә куелган.

2019 елның егерме икенче августында, «Тылсым» халыкка  комплекслы социаль хезмәт күрсәту үзәге социаль хезмәткәрләре  социаль хезмәтләрдән  файдаланучылар белән  актив рәвештә «Гарденотерапия» технологиясе буенча сәламәтлек өчен файдалы чара оештырдылар.

 “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “Гармония” ветераннар коллективының хореография ансамбленең инициатив төркеме “Рәсәй төсләре” дигән патриотик чара үткәрде.

Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат йортында  яшәүчеләр   ” Минем Ватаным символлары. Россия флагы”  темасына багышланган  мәгүлүмати- бибилиографик  буклет ясадылар. 

Бүген Алабуга районының Котловка авылында яшәүче 16 өлкән яшьтәге кешеләрне Костенеево амбулаториясенә диспансерлаштыру өчен авылдан машина белән китерүнең сынап карау этабы узды.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе.

      Бүген, 22 нче август көнне, Нурлатның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Россия Федерациясе флагы көненә багышланган чара узды.

     Россия тарихында ак Һәм кара битләр дә бар иде, ләкин Россия Федерациясе флагы аның талантлы, хезмәт сөючән, нык һәм батыр халкы белән үзенчәлеген, уникальлеген ассызыклый. Ул 1991 елның 22 августында Мәскәүдәге Ак йорт өстендә күтәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International