2019 елның 22 августында «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Теләче муниципаль районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Ф.Т. Гайнетдинова Шәтке авыл җирлегендә 1 нче участокта консультатив көн үткәрде. Анда белгеч социаль-хокукый һәм социаль-педагогик мәсьәләләр буенча консультация бирде. Авыл җирлеге сәркәтибе белән теркәлмичә генә яшәүче авыр тормыш хәлендә калган, яңа кайткан гаиләләр турында мәгълүмат килештерелде.