ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2019 ел
җомга

        Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат йортында социаль ярдәм күрсәту хезмәткәре Харисова Н.Р.  яшәүчеләр белән аралашу нәрсәдән башлана, ничек аралашырга дигән темага сөйләшү алып барды. 

Дәүләти автонмияле социаль  хезмәт күрсәтү учреждениясе “мөмкимлекләре чикләнгән  балалар hәм яшь үсмерләр өчен реабилитация үзәге “Здравушка” татарстан республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы” да Шәһәр көненә һәм ТАССРның йөз еллыгына багышланган бәйрәм узды. Бәйрәмне алып баручылар катнашучыларга туган як тарихы, республиканың формалашуы, заманча дәүләт гербы һәм Татарстанның флагы турында сөйләделәр.

Чара ике дәүләт телендә узды. Яшь талантлар туган якка мәхәббәт турында шигырьләр сөйләделәр, милли халык уен коралларында уйнадылар. Бәйрәм ахырында Казанга багышланган рәсемнәр конкурсына йомгак ясалды. Конкурста җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча эш кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге психологы Наталья Емельянова “Якын кешеләр” клубыннан “Үпкәләрсез тормыш” дигән темага чираттагы дәресен үткәрде.  Максат: үзара мөнәсәбәтләрне җайга салу.

Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова яшүсмерләр арасында медиакультураны формалаштыру эше кысаларында 15 бала һәм яшүсмер арасында «Мәгълүмат навигаторы» дигән социаль технологиядән «Мәгълүмат агымнары белән идарә итү» дигән дәрес уздырды.

Татарстан Республикасында һөнәрләр елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Римма Борисова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 11 бала белән “Һөнәр сайлау нигезләре” курсыннан “Икътисадый һөнәрләр” дигән дәрес үткәрде.

Бүген Кырым-Сарай авыл җирлеге китапханәсендә Баулы интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен тәрбияче Л. Билалова һәм китапханәче Т. Лыкова «Ак, зәңгәр, кызыл төс - дан һәм җиңү символы!»  танып-белү сәгате үткәрделәр.

Шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган митингта катнашу.

23 август көнне тәрбияче Хабибуллина Г.Р. балаларны Бөек Ватан сугышының иң бөек көрәшләрнең берсе – Курск сугышы белән таныштырды.

    Шөгыльнең максаты:

     Курск дугасындагы сугыш вакытында батырлык кылган сугыш геройлары белән балаларны таныштыру.

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә физик культура дәвалау буенча инструктор Зөһрә Закирова, социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова һәм психолог Чулпан Галләмова Татарстан республикасы көненә багышланган “Дартс”уены буенча ярыш үткәрделәр.

22 август-Дәүләт флагы көне. Һәр илнең үз билгесе  бар. Бу-дәүләт флагы. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International