«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Кошлар безнең дусларыбыз ” дигән экологик уен - викторина - булып узды

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

2019 елның  2 сентябрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  “Кошлар безнең дусларыбыз ” дигән  экологик уен - викторина   булып  узды.

Шөгыльнең максаты булып балаларның игътибарын табигатьне саклауга, кошларга, хайваннарга мәхәббәт тәрбияләргә юнәлтелгән иде. Балалар викторинада бик актив катнаштылар, табышмаклар чиштеләр.

Викторина ахырында балалар үзләренең тәҗрибәләрн белән уртаклаштылар. Чарада 15 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International